ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар Чистайда пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган

9 октябрь 2017, 11:51

Явыз ниятле кеше үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Мошенниклар Чистайда пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Полициягә 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул шалтыратучының үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыруын җиткергән. Ир-ат пенсия буенча өстәмә түләүләр барын һәм хатын-кызның банк картасы реквизитларын сораган. Шуннан соң аның счетыннан 97 мең акчасы юкка чыккан.

Әлеге факт нигезендә “Мошенниклык” маддәсе буенча эш кузгатылган. Ачыкланганча, шалтыратучының телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10