ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Казанда Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнир ачылды

8 октябрь 2017, 11:25

Турнирда 20 илдән килгән 200гә якын спортчы катнаша.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Кичә Казанның «Ак Барс» көрәш сараендә Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнирның ачылу тантанасы узды.

Открытие  международного турнира по самбо на Кубок Президента РТ

Ярышларны Самбо халыкара федерация Президенты Василий Шестаков ачты. “Барыгызны да кунакчыл Казан шәһәрендә сәламләргә шатмын. Самбо көрәше хәзер дөнья буенча үсеш ала. Киләсе Универсиадага самбо төрен тәкъдим итәргә уйлыйбыз һәм Олимпиадага да әлеге көрәшне кертү өмете бар. Татарстан Хөкүмәтенә һәм Татарстан самбо федерациясенә шушы матур спорт бәйрәмне оештырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт», - диде Шестаков.

Татарстан Президенты исеменнән кунакларны һәм турнирда катнашучыларны республиканың куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Айрат Шәфигуллин сәламләде.

Татарстан Президенты Кубогына үткән Халыкара самбо турнирында 20 илдән килгән 200гә якын спортчы катнаша. Бүләкләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 27 авырлык категориясендә уйнатылачак.

Открытие  международного турнира по самбо на Кубок Президента РТ

Открытие  международного турнира по самбо на Кубок Президента РТ

Открытие  международного турнира по самбо на Кубок Президента РТ


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10