ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскилының банк картасыннан 70 мең сум акчасы юкка чыккан

8 октябрь 2017, 08:00

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Лениногорск, 8 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 5 октябрьдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 66 яшьлек ханым шалтыратып, үзенең банк картасыннан 70 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр иткән, дип яза җирле басма.

Ул түбәндәгеләрне сөйләп биргән. Сентябрь башында аның телефонына билгесез ир шалтыратып, үзенең банк хезмәткәре булуын әйткән һәм хатынның банк картасындагы акчаларны кулланырга мөмкиннәр дип кисәткән. Берничә минуттан шулай ук банктан дип бер хатын-кыз шалтыраткан, телефоныгызга икеләтә саклау чарасы куярга кирәк, дип аңлаткан. Нәтиҗәдә пенсионер хатын-кыз банкоматка барып, үзенең акчаларын таныш булмаган счетка күчергән. Акчаларының юкка чыгуын ул бер айдан соң гына сизгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Сак булыгыз, банк карталарыгыз белән бәйле мәгълүматны беркемгә дә әйтмәгез, дип кисәтә эчке эшләр бүлеге. Мошенниклык турында сизенсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10