ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Спорт

Актанышта өлкәннәр арасында спартакиада узды

7 октябрь 2017, 03:00

Спартакиаданың максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү.

(Актаныш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында  "Актаныш" спорткомплексында спартакиада узды. Аны Социаль яклау идарәсе белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды, дип яза район газетасы.

Спартакиаданың максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү.

Чараның тантаналы ачылышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов спорт залына җыелган өлкән яшьтәгеләрнең оптимист, көчле рухлы булуларына соклануын белдерде, изге теләкләрен җиткерде.

Ярышка Татар Ямалы авыл җирлегеннән кала барлык җирлекләр дә үз командаларын туплап алып килгән иде. Районның авыл җирлекләре, учреждение, оешма-предприятие ветераннары – барлыгы 200дән артык пенсионер, өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту кебек спорт төрләре буенча, җиңүче исеменә лаек булыр өчен көч сынашты бүген.

Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләре – аркан тарту белән тәмамланды. Өлкәннәр алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны бүген янә бер кат исбат иттеләр. Терсәккә кадәр җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, соңгы көчләрен кызганмый тартышты алар. Бер җирлекнең дә бирешәсе килмәде. Авыл башлыкларының үз командалары өчен җан атып торулары да җиңүгә омтылыш бирми калмагандыр, билгеле.

Ярыш нәтиҗәләре исә шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде. Быел айонның иң көчле, иң җитез өлкәннәр командасы булып Актаныш авыл командасы танылд.ы.2 урында Иске Байсар авыл җирлеге командасы булса,3 урынга Иске Богады авыл җирлеге командасы лаек булды.

Җинучеләр һәм призерлар грамоталар,акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10