ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Самара өлкәсендә шахмат ярышларында актанышлылар да катнашты

7 октябрь 2017, 06:00

Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.

(Актаныш, 7 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Самара өлкәсенең Кинель Черкасск авылында ил буенча авыл укучылары арасында шахмат ярышлары уздыру традициягә әйләнгән инде. Быел ул 28 сентябрь-4 октябрь көннәрендә XV мәртәбә оештырылды. Бөтен Россия күләмендә узучы турнирга 19 өлкәдән 30 команда, 198 шахматчы җыелган. Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар, дип яза җирле басма.

Мансур Закрҗанов, Әмир Акмалов, Данияр Латыйпов һәм Зәйнәп Рахманова Актаныш командасы өчен чыгыш ясап, VII урынга ия булганнар. "Безнең кыз-малайлар бәләкәйрәк шул, бүтән команда шахматчылары 2001-02 елгылар булса, безнекеләр нибары 2006-2008 елгы балалар. Шуңа күрә, бу – бик югары күрсәткеч!" – ди остазлар бу нисбәттән.

Шәхси беренчелеккә килгәндә исә, 2007-08 елгы кызлар арасында Фирүзә Нәбиева чемпион исемен яулаган. Алияна Айбашева – III, Альбина Әхмәтҗанова – V, Зәйнәп Рахманова – VI, Әминә Габдуллина VII урынга ия булганнар. Турнирның иң яшь уенчысы - Раяна Латыйпова IV урынга ия. Малайлардан, үз яшь төркемнәрендә, Данияр Латыйпов һәм Әмир Акмалов IV урынны алган. Соңгы уенда җиңелү аркасында гына II урында барган җирдән Аяз Басыйров - IVкә, Ислам Тимеров Vкә калган, Илдан Саматов шулай ук V урынга лаек булган. Актанышта шахмат осталары булып танылып килүче яңа яшь буын үсә, шөкер! Ерак сәфәрдән җиңүләр белән кайткан Актаныш шахматчыларына алга таба да гел уңышлар гына юлдаш булсын!

Турнирда остазлар да көч сынашкан. 28 тренер арасында барган бәйгедә Илдар Имамов – II, Фәһим Галимов III урыннарга ия булганнар. Остазлар икесе дә Самара өлкәсе шахмат федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Шахмат спортын үстерүгә, бу зур турнирга барырга мөмкинлекләр тудырганы өчен шундый ук Рәхмәт хатын район башлыгы Фаил Камаевка да җибәргәннәр.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10