ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан көрәшчеләре "Себер кубогы" Бөтенроссия турнирына китте

6 октябрь 2017, 07:44

Ярышлар быел бишенче тапкыр уздырыла.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 6-8 октябрь көннәрендә Кемеровоның «Кузбасс» спорт үзәгендә көрәш буенча «Себер кубогы» Бөтенроссия турниры үтәчәк. Бил алышулар 7 октябрьгә билгеләнгән.
Ярышлар быел бишенче тапкыр уздырыла. Турнирда ир-егетләр һәм 17-18 яшьлек көрәшчеләр бил алышачак.

Татарстан данын яшьләр арасында – Дмитрий Гайниев (Әлмәт), Фәнис Гәрәев (Саба), Радик Хәйретдинов (Авиатөзелеш-Яңа Савин), Ринат Гарифуллин (Әлмәт), Рәис Зарипов (Кукмара), Станислав Адамов (Тукай), Нәсим Габидуллин (Арча), Газинур Шаһабиев (Кукмара) яклый.

Ә ир-егетләр арасында Илдан Әхмәтханов (Балтач), Искәндәр Мортазин (Идел буе), Марат Кәримуллин (Кукмара), Ринат Миннегалиев (Чаллы), Айрат Хәйруллин (Балтач), Илназ Гыйматдинов (Әлки), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Айдар Алтынбаев (Азнакай) һәм Данис Закиров (Саба) бил алышачак.

Татарстан көрәшчеләре узган елгы турнирда яшь көрәшчеләрдән башка гына барып, өч алтын һәм өч көмеш медаль яулаган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10