ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Алабуга районындагы юл һәлакәтендә зыян күргән өч кеше хастаханәгә урнаштырылган

3 октябрь 2017, 18:22

Колосов шоссесында "Лада Приора" һәм "Датсун" бәрелешә.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Колосовка авылы янындагы Колосов шоссесында "Лада Приора" һәм "Датсун" бәрелүе турындагы мәгълүмат килеп ирешә.

Фаҗига булган урынга 75нче номерлы бүлекнең янгын сүндерүчеләре килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәрелгән автоларның ишеген ача, аккумуляторларны һәм “Датсун"дагы газ баллонын өзеп куя.

Юл һәлакәте аркасында "Лада"ны йөртүче 68 яшьлек ир һәм аның шул яшьтәге пассажир ханым зыян күрә. Шулай ук "Датсун" автомобилендә булган 47 яшьлек пассажир хатын да тән җәрәхәтләре ала. Алар өчесе дә хастаханәгә урнаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10