ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министры өлкәннәрне ашыгыч рәвештә грипптан прививка ясатырга чакырды

3 октябрь 2017, 17:52

Грипп белән авыру ике-өч айдан соң инсульт яки инфарктка сәбәп булырга мөмкин.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген республика Хөкүмәт йортында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләренә ашыгыч рәвештә грипптан прививка ясатырга чакырды.

«Вакцинация – мөһим һәм кирәкле чара, әмма өлкәннәр бу турыда оныта. Хәзер респираторлы вирус авырулары башланмаган, прививкалар ясатырга мөмкин әле. Соңгы 11 елда республикада грипптан прививка ясатучылар арасында үлем очраклары булмады. Әмма, кызганыч, грипптан прививка ясатмаган өлкәннәр арасында үлүчеләр булды. Аеруча 2009-2010 елгы эпидемия сезоны истә калган. Грипп белән авыру ике-өч айдан соң инсульт яки инфарктка сәбәп булырга мөмкин», – диде эксперт.

Сергей Осипов республика халкын прививка кампаниясендә актив катнашырга чакырды. Ул грипп өлкәннәр өчен аеруча куркыныч икәнлеген белдерде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, вакцинация грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы, ул 90 процентка якын очракта авыруны булдырмый кала. Яшәү урыны буенча хастаханәләрдә, шулай ук Казан һәм Түбән Камада эшли торган мобиль прививка ясату пунктларында вакцинацияләнергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10