ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мамадыш районында юл һәлакәтендә велосипедчы үлә

3 октябрь 2017, 08:47

Җиңел машина йөртүче 59 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Мамадыш районында җиңел машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән. Велосипедчы үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Совхоз бистәсенендә, төгәлрәге Каюм Насыйри урамының 10 йорты каршында була.

Машина йөртүче тизлекне арттыру сәбәпле, велосипедчыны бәрдергән.

Юл һәлакәтеннән соң велосипедчы ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10