ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама районыныда Советлар Союзы Герое Никита Каймановка бюст ачылды

2 октябрь 2017, 08:06

24 сентябрь – Никита Фадеевич Кайманованың туган көнендә, туган авылы Простида аның яңартылган бюстын ачу тантанасы узды.

(Түбән Кама, 2 октябрь, Татар-информ, "Туган як", Лилия Заһретдинова). Чарага Никита Фадеевичның туганнары һәм якыннары: килене Лариса Константиновна, оныгы һәм оныкчыклары – барлыгы җиде кеше кайтты. Алар мемориалга чәчәкләр куйды, бер минутлык тынлык белән искә алды. Кунакларга кечкенә капчыкка салынган бер уч туган туфрак бүләк иттеләр, – дип яза район газетасы. 

Түбән Кама чик буе гаскәрләре ветераннары мемориал тирәсен ел саен чистартып, тәртипкә китереп тора. Быел да алар һәйкәл нигезенә кирпеч җәйгәннәр, бюстны үз акчаларына яңартканнар, якын тирәне тәртипкә салганнар, баганаларны буяганнар һәм башка эшләр башкарганнар. Аларга Яр Чаллы ветераннары да ярдәм иткән.

Прости авылында Никита Кайманов туган йорт әле дә тора, аңа мемориаль такта беркетелгән. Биредәге мәктәп герой исемен йөртә. Уку йортында чик сакчысы тормышына һәм хәрби батырлыкларына багышланган музей бар. Аның турында документлар, фотолары, хатлары табылган, тормышының кызыклы фактлары ачыкланган. Балалар Никита Каймановның Иосиф Сталин белән төшкән фоторәсеме турында тулырак мәгълүмат тапканнар. Никита Фадеевичның туганнары теләкләр китабында истәлекле язу калдырдылар. Лариса Константиновна мәктәп музеена геройның кул сәгатен тапшырды. Ул Н.Каймановка 1943 елда Тәһранда бүләк ителгән булган.

Каһарманны шәһәрдә дә онытмыйлар. Кайманов урамындагы 1нче йорт диварына мемориаль такта беркетелгән. Биредә кунакларны почетлы каравыл ротасы каршы алды. 9нчы мәктәптә Никита Федорович Каймановның хәрби һәм хезмәт даны музее 1972 елдан бирле эшли.

Татарстанлылардан беренче булып Бөек Ватан сугышы Герое исеменә ия булган, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, дүрт мәртәбә Кызыл Байрак һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнгән каһарманның исеме, Түбән Камада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә мәңгеләштерелгән: Сортавале, Суоярви (Карелия) шәһәрләре урамнары аның исемен йөртә, портреты исә Петрозаводскидагы Советлар Союзы Геройлары галереясында урын алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10