ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан танк училищесы Ачык ишекләр көне уздыра

30 сентябрь 2017, 15:15

Чара кысаларында хезмәткә яраклылык буенча психологик тест үтәргә мөмкин булачак.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 октябрьдә, Казан Югары хәрби команда танк училищесында Россиянең Коры җир гаскәрләре көне уңаеннан «Ачык ишекләр көне» үтәчәк, дип хәбәр итә Үзәк хәрби округының матбугат хезмәте.

Чара 9.55 сәгатьтә училище мәйданчыгында Россия Дәүләт байрагын, Коры җир гаскәре байрагын һәм училищеның Хәрби байрагын алып чыгу белән башланачак. Шулай ук бу көнне бүләкләр тапшыру, тантаналы марш, хәрби оркестр чыгышы, Татарстанның иҗат коллективлары концерты, курсантларның, суворовчыларның спорт ярышлары, хәрби техниканы күрсәтү, училище музеен карау оештырылачак.

Чара кысаларында «Россия Кораллы көчләрендә килешү буенча хәрби хезмәт – синең сайлау хокукы» акциясе узачак. Биредә хезмәткә яраклылык буенча психологик тест узарга һәм теләге булганнар белән килешү төзергә мөмкин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10