ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тармак ветераннарын котладылар

30 сентябрь 2017, 10:07

Ветераннар чәй өстәле янында бергә эшләгән елларны, күңелле һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында төрле елларда республиканың агросәнәгать комплексында хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

«Һәркайсыгызның исән-имин булуына без бик шатбыз, – диде министр ветераннар белән очрашуда. – Әлбәттә, сезнең буын төрле чорлар кичерде – бигрәк тә, сугыштан соңгы авыр елларда яшәү һәм илне торгызу җиңел булмаган. Авыл хуҗалыгы тармагы – фидакарьлек таләп итә торган аерым юнәлеш».

Марат Әхмәтов ветераннарга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бүгенге торышы һәм бу елның авыл хуҗалыгы культуралары уңышы турында сөйләде. «Безнең буын сез корган нигездә эшли, һәм без бу позицияләрдән чигенмәскә тырышабыз, - дип ассызыклады министр. – Республика иминлеге өчен тырышып хезмәт итүегез өчен, сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык һәм хәерле озын гомер телим. Һәр туган яңа көн сезгә шатлык-куаныч китерсен, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәгез».

Кадерле кунаклар өчен Министрлыкта бәйрәм концерты оештырылды. Ветераннар чәй өстәле янында, бергә эшләгән елларны, күңелле һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10