ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буада инкассация автомобиле хатын-кызны бәрдергән

28 сентябрь 2017, 05:00

Нәтиҗәдә җәяүле тән җәрәхәтләре алып, үзәк дәваханәгә озатыла.

(Буа, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада инкассация автомобиле хатын-кызны бәрдергән, дип яза җирле басма.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 сентябрьдә сәгать 7 нче яртыда шәһәрнең Ефремов урамындагы 141 номерлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. 1940 елгы хатын-кыз юлны аркылы тиешле урыннан чыкмыйча инкассация автомобиле көпчәге (йөртүчесе - 1979 елгы) астына керә. Нәтиҗәдә җәяүле тән җәрәхәтләре алып, үзәк дәваханәгә озатыла. Ул хәзер хирургия бүлегендә дәвалану уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10