ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрында Рамил Төхфәтуллин уйнаган "Килә ява, килә ява" спектакле яңартыла

27 сентябрь 2017, 17:43

Камал театрының яңа сезоны ачылган көнне легендар "Зәңгәр шәл"дә спектакльдә озак еллар Булат ролен башкарган Рамил Төхфәтуллин массовкада катнашачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа сезонда Камал театры кайчандыр сәхнәдә гөрләп барган “Килә ява, килә ява” спектаклен яңартып чыгарачак. Яңартылган премьера февраль аенда көтелә. Пьеса авторы – Зөлфәт Хәким. Биредә төп рольне Рамил Төхфәтуллин башкарган иде. Яңартылган спектакльдә Рамил Төхфәтуллиннан башка артистлар барысы да яңартылачак, Рамил генә үз урынында кала, дип вәгъдә итә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Бу хакта ул бүген Камал театрында узган яңа сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллинны театр тамашачысы 6 октябрьдә – Камал театрының яңа сезоны ачылган көнне – легендар “Зәңгәр шәл”дә дә күрә алачак. Спектакльдә озак еллар Булат ролен башкарган Рамил Төхфәтуллин массовкада катнашачак.

Хәзерге вакытта театрда татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте буенча спектакльнең репетицияләре бара. Рамил Төхфәтуллин анда төп рольләрнең берсен башкара.

Мәгълүмат өчен: Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Татарстанның Аксубай район үзәгендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2009 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Телсез күке" спектакле өчен драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов белән бергә Г.Тукай премиясенә лаек була. 2007 елда ул Министрлар Кабинетына эшкә алына. 2015-2016 елларда килешү буенча Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли. “Зөләйха”, “Дилемма” һәм башка фильмнар режиссеры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10