ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2017 елның декабрендә Татарстанның 75 медицина оешмасында модернизацияләү тәмамланачак

27 сентябрь 2017, 17:12

Капиталь төзекләндерү эшләре Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама хастаханә һәм поликлиникаларында төгәлләнәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Валерия Белова). 2017 ел азагына кадәр Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада 75 медицина оешмасында капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

"Татарстандагы беренчел ярдәм күрсәтү челтәренә без алты ел элек тотындык. Авыл җирлегендәге сәламәтлек саклау оешмаларыннан башладык, бу кертемнәр үз нәтиҗәләрен бирде. Шулай итеп, гомер озынлыгы арту буенча без Россиядә тугызынчы урында торабыз. Медицина оешмаларын модернизацияләү – кирәкле программа. Барлыгы республикада 197 объектны, 75ен быел, 122сен киләсе елда модернизацияләү планлаштырылган. Без пациентларга уңайлылык тудыруны беренче урынга куябыз. Барысын да алар өчен эшлибез", – дип билгеләп үтте министр.

Пресс-конференция о модернизации поликлиник в Татарстане

Сырхауханәләрдә шулай ук заманча медицина җиһазлары урнаштырачаклар. 8 елдан артык җитештерелгәннәрен яңалары белән алмаштырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның шәһәр һәм муниципаль район сырхауханәләрен модернизацияләү программасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов раслады. 2018 ел ахырына кадәр Татарстанда пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырачак. Шулай ук 2020 елга дәвалау-диагностика процессының нәтиҗәлеген арттырачаклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10