ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан районнарының берсендә сентябрь бураны - видео

27 сентябрь 2017, 11:40

Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулаган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә “Башинформ “. Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан.

Тагын бер видео 27 сентябрьдә иртән Баймак районында төшерелгән. Трассада шулай ук бераз кар ятуы күренә, һава температурасы -1 градус тирәсе.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе метеорологлар фаразларына сылтама белән быел төбәккә кышның иртә киләсен, кар катламы ноябрь аенда ятачагын җиткерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10