ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бик күп проблемалар Изге китапның мәгънәсен дөрес аңламауга бәйле – Рәфыйк Мөхәммәтшин

26 сентябрь 2017, 16:29

Казанда халыкара "Изге Коръәннең мәгънәсе үткәннәрдә һәм хәзер" дип исемләнгән ислам конференциясе уза.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Корстон” комплексында III Казан халыкара "Изге Коръәннең мәгънәсе үткәннәрдә һәм хәзер" ислам конференциясе уза. Аның рәсми ачылышы көннең беренче яртысында булды. Конференциядә катнашучыларны Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде.

“Без глобальләшә торган дөньяда яшибез. Кызганыч, глобальләшүнең нәтиҗәсе булып радикальләшү тора. Әмма радикальләшү ислам дөньясында гына түгел, бөтен дөньяда чагылыш таба. Мөселман дөньясына килгәндә, радикальләшү төрлечә күзәтелә. Гарәп илләре үзгәрә, хакимият үзгәрә, яңа көчләр килә. Европада да мөселман җәмәгатьчелеге радикальләшүе күзәтелә. Безнең конференциянең темасы исә Коръән текстының радикальләшүе. Бу дөрестән дә бик мөһим тема, чөнки Коръән безнең белемнәребезнең иң төп чыганагы булып тора”, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, революциягә кадәр мөселман җәмәгатьчелеген Коръәннең дөрес булмаган асылыннан саклап калу булган. ХХ гасыр башына кадәр Коръәннең тәрҗемәсе булмаган, ди ректор. Әмма әгәр дә син Изге язуларның мәгънәсен аңлыйсың килсә, Коръәннең телен белергә тиешсең. Әгәр дә андый белемнәрең булмаса, Рәфыйк Мөхәммәтшин дин әһелләре хезмәтләренә таянырга киңәш итә.

“Шуңа да революциягә кадәр татарларда Коръәннең бик күп тәрҗемәләре булган. Бүген исә хәлләр башкачарак, чөнки мөселманнар белемсезләр. Алар үзләрен белемле дип санап, Изге китапның мәгънәсен аңларга тырыша. Бу бик күп тискәре нәтиҗәләргә китерә”, – дигән фикердә ректор һәм бу мәсьәләне чишү юллары булырга тиеш, дип саный.

“Хәзер безнең максатыбыз көндәшлеккә чыдам, мөселманнарны борчый торган сорауларга югары профессиональ дәрәҗәдә җавап бирә алырлык дин әһелләре әзерләү. Бик күп проблемалар Изге китапның мәгънәсен дөрес аңламауга бәйле”, – дип сүзен тәмамлады Рәфыйк Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10