ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды

Икътисад

Россиядәге иң югары хезмәт хакы түләнүче һөнәрләр билгеле

26 сентябрь 2017, 10:53

Иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командирлары танылган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Россия хезмәт министрлыгы илдә иң югары хезмәт хакы түләнүче ун һөнәрне атаган. Алар 2017 елның беренче яртыеллыгы вакансияләре турындагы мәгълүматлар буенча тупланган.

Ачыкланганча, иң “кыйммәтле” һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командиры (айлык хезмәт хакы – 500 мең һәм 320 мең сум) танылган, дип хәбәр итә “Известия”.

Рейтингта өченче урында 312 мең айлык керем белән алтын табу сәнәгатендә хезмәт куючы баш технолог тора. Дүртенче урында 300 мең хезмәт хакы алучы хоккей тренеры, бишенчедә – төзелеш участогы җитәкчесе (250 мең сум).

Рейтингның 6-9 нчы баскычларында табиб-стоматолог (200 мең), риск-менеджер (200 мең), инженер-электрчы (195 мең), информатика һәм хисаплау техникасы өлкәсендә аналитик (190 мең) һөнәрләре тора. Унлыкны 180 мең сум хезмәт хакы белән икенче пилот төгәлли.

Шул ук вакытта, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, беренче яртыеллыкта уртача айлык хезмәт хакы ил буенча 38,7 мең сумны тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10