ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Хәвеф-хәтәр

Кубаньдагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды

26 сентябрь 2017, 09:48

Коткаручылар фаразы буенча, шәһәрара автобус йөртүче руль артында барганда йоклап киткән булырга мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Кубаньда, ачыкланган мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше үлгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта “Известия” җиткерә. Алдан Кубаньда автомобиль һәлакәтендә җиде кеше үлгән, дип хәбәр ителгән иде.

“Өч кеше, шул исәптән автобус йөртүче, урында ук үлгән, ике пассажирның хастаханәгә барганда, тагын берсенең – кабул итү бүлмәсенә барып җиткәч  гомере өзелгән”, – дип китерә мәгълүматларны ТАСС агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Пирогова.

Агентлык әңгәмәдәшчесе билгеләп үтүенчә, хастаханәгә һәлакәт урыныннан автобуста булган 26 кешенең 18е китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәте Краснодар өлкәсенең Молькино бистәсе тирәсендә булган. Адлердан Түбән Новгородка бара торган пассажир автобусы М-4 "Дон" трассасында MAN йөк машинасына бәрелгән.

Хәзерге вакытта 24 кешенең зыян күрүе билгеле.

Коткаручылар фаразы буенча, шәһәрара автобус йөртүченең руль артында барганда йоклап киткән булуы мөмкин.

"Ачыкланган мәгълүматлар буенча, автобус Абхазиядән Түбән Новгородка хаҗиларны алып барган", – дип җиткерелә Эчке эшләр министрлыгы сайтында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10