ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Сабан туенда була

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Металлург" командасы белән очраша

26 сентябрь 2017, 09:07

Узган сезонда Магнитогорск клубы "Ак Барс"ны Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдырган иде.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген – 26 сентябрьдә Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы уенын уздыра. Казан командасы Магнитогорскида “Металлург” хоккейчылары белән көч сынаша. Уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.

Россия чемпионаты тарихында “Ак Барс” хоккейчылары “Металлург” командасы белән 98 тапкыр очрашкан: 46 уен – “Ак Барс”, 48 очрашу “Металлург” файдасына төгәлләнгән. Моннан тыш 4 матчта җиңүче ачыкланмаган.

Узган сезонда көндәшләр үзара 6 тапкыр очрашты һәм бер генә уенда Казан хоккейчылары уңышка ирешә алды. Исегезгә төшерәбез, узган сезонда Магнитогорск клубы “Ак Барс”ны Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдырган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10