ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан студент төркемнәре арасындагы спартакиадада Түбән Кама яшьләре җиңү яулады

25 сентябрь 2017, 21:14

Ярышта катнашучылар ГТО нормалары тапшырды, бау тарту, шахмат, мини-футбол, стритбол, йөгереш һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә Казанда Татарстан студентларының хезмәт төркемнәре арасындагы V җәйге спартакиадасы  тәмамланды. Җиңүче итеп Түбән Кама студентларының хезмәт төркеме командасы билгеләнде. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүче командада сигез кеше: биш егет һәм өч кыз, алар барысы да хезмәт төркемендә катнаша (төзүчеләр, әйдаманнар).

Спартакиадада икенче урынны Әлмәт дәүләт нефть институтының студентлар төркеме яулады, өченче урын - «Дельта» төркемендә (Казан дәүләт энергетика университеты).

Ярышта катнашучылар ГТО нормалары тапшырды, бау тарту, шахмат, мини-футбол, стритбол, йөгереш һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10