ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты һәм Үзбәкстан вице-премьеры икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

25 сентябрь 2017, 19:45

Ике як та үзара сәүдә күләмнәрен арттыру һәм башка элемтәрләрне үстерү фикерен әйтте.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында, әлеге илнең Премьер-министр урынбасары Гүломҗон Ибраһимов белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше гамәлдәге потенциалга туры килми әле. «Элемтәләребезне активлаштырырга, икътисади һәм гуманитар элемтәләрне җайга салырга кирәк. Россия Федерациясе Президенты һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты ике ил арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип билгеләделәр», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ташкентка Татарстан делегациясе составында 47 кеше килде, алар арасында эре бизнес вәкилләре һәм дәүләт структурасы җитәкчеләре бар. «Без нефть химиясе, машина төзелеше, туризм, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фән өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр күрәбез. Бүген Үзбәкстанда якынча 30 махсус зона бар. Татарстанда шулай ук эре сәнәгать мәйданчыклары – "Алабуга", "Химград", КИП "Мастер" һәм башкалар уңышлы эшли. Без бу өлкәдә дә элемтәләрне карый алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гүломҗон Ибраһимов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан Россия белән ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Татарстан белән үзара сәүдә күләмнәре әлегә зур түгел, әмма Рөстәм Миңнехановның Ташкентка эш сәфәре төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә куәтле этәргеч булырга мөмкин, дип саный Үзбәкстан вице-премьеры.

Очрашуда Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Тюрденев, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Республика Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре сәнәгать һәм энергетика оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов Оксарой резиденциясендә Үзбәкстанның Беренче Президенты Ислам Кәримов һәйкәленә чәчәкләр салды. Моннан тыш ул «GM Powertrain Uzbekistan» автомобиль двигательләре җитештерү предприятиесендә булды, шулай ук Хәзрәти Имам дини комплексын һәм Тимуридлар тарихы музеен карады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10