ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаешта стационар булмаган объектта cпиртлы эчемлекләр сату туктатылган

25 сентябрь 2017, 03:00

Халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында бозулар ачыкланган.

(Лаеш, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы").  Лаешта стационар булмаган объектта cпиртлы эчемлекләр сату туктатылган. Халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында бозулар ачыкланган, дип яза җирле басма.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге белгечләре бакча ширкәтләренең берсендә 35 яшьлек шәхси эшмәкәрнең стационар булмаган объектта сыра сатуын ачыклыйлар. Бизнесменның 7 мең сумнан артыклык 70тән артык шешә сырасын алалар. Сатучы “Этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве турында”гы федераль законны бозган. Бу гамәле өчен аңа РФ КоАПның 14.16 маддәсе буенча зур штраф яный. Эш судка тапшырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10