ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сабада “Ред Леди” сортлы бәрәңге гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алынган

24 сентябрь 2017, 23:00

22 сентябрьга булган мәгълүматларга караганда, район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз.

(Саба, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районында “Ред Леди” сортлы бәрәңге гектарыннан уртача 300 центнер уңыш бирә, дип яза җирле басма.

Бәрәңге – җир байлыгы. Хуҗалыкларда икенче икмәк бәрәңге уңышын җыйнау бара. Район буенча барлыгы алты хуҗалыкта – “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Тимершык бригадаларында, “Шытсу” җәмгыяте кырларында бәрәңге үстерелде.

22 сентябрьга булган мәгълүматларга караганда, район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз. 20 сентябрьгә барлыгы 2600 центнер “икенче икмәк” җыеп алынган. Район басуларында 9 бәрәңге алу комбайны эшли. Уңышның чыгышы гектарыннан уртача 200 центнер. “Урыны-урыны белән 300 центнер уңыш биргән мәйданнар да бар. Тимершык бригадасында 10 гектарда яңа сорт “Ред Леди” сорты утыртылган иде. Уңышы мул, гектарыннан 300 центнер чыкты”, – ди районның баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10