ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Хәвеф-хәтәр

Иркутскида үлем очрагы белән юл һәлакәте: 50 пассажир утырган автобус әйләнгән

24 сентябрь 2017, 14:24

Автобуста 50ләп кеше булган, бишесе зыян күргән,“Нисан” җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). 50 пассажир утырган халыкара рейс автобусы “Себер” федераль трассасында һәлакәткә юлыккан, дип яза “Газета.ру”.

Җирле вакыт белән 15.00 сәгать тирәсендә Братскидан Иркутскига барган автобуска “Нисан” җиңел машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән автобус юл кырыена төшеп китеп, ян ягына ауган. Һәлакәт Залари район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булган.

Автобуста 50ләп кеше булган, бишесе зыян күргән, “Нисан” җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре үлем очрагы белән килеп чыккан юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10