ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның полиция хезмәткәрләре урам карагын эзли

22 сентябрь 2017, 15:31

Явыз ниятле бәндә корбаннарының муеныннан алтын эшләнмәне өзеп алган һәм билгесез юнәлештә юкка чыккан.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре урам караклыкларында шикләнүченең шәхесен ачыклау һәм тоткарлау буенча эш алып бара. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Охшаш җинаятьләр Татарстан башкаласында 4, 8, 10 һәм 13 августта Идел буе һәм Совет районы территориясендә булган. Зыян күрүчеләр сөйләвенчә, урамда алар янына таныш булмаган кеше килгән, муеннан алтын эшләнмәләрен өзеп алган һәм билгесез юнәлештә юкка чыккан. Карак салган зыянның гомуми күләме 60 мең сум дип бәяләнә.

Әлеге очрак буенча «Горки» һәм «Танкодром» полиция бүлекләрендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, каракның фотороботы төзелгән. Тикшерү хезмәткәрләре барлык җинаятьләрне дә бер үк кеше башкарган дип саный.

Ир-ат карап торышка 30–35 яшьләр тирәсендә, буе 175-180 сантиметр, кыска коңгырт чәчле.

Казан полициясе шикләнүченең шәхесен һәм аның кайдалыгын ачыклау өчен ярдәм сорый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә 294-50-21, 89178584873 телефоннары буенча һәм 02, 052 номерларына (аноним) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10