ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды

Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар

22 сентябрь 2017, 04:00

Бу акция тынычлыкка өнди. Укучы балаларда патриотлык хисен арттыра.

(Әтнә, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Нәкыйпов). Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар. Исаак Дунаевскийның “Очыгыз күгәрченнәр, очыгыз” җыры астында күккә күгәрчен рәсемнәре беркетелгән шарлар очырдылар, дип яза район газетасы.

Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, бу чара Ерак һәм Якын чит илләрдә дә бер үк вакытта башкарыла. Күгәрченнәрнең канатларына тынычлык хакына корбан булган әби–бабай, якыннарның исем–фамилияләре язылган.

– Бу акция тынычлыкка өнди. Укучы балаларда патриотлык хисен арттыра, ул – бәхетле тормыш билгесе. Дөньяда күз яшьләре таммасын, әби–бабайларыбыз, якын туганнарыбыз рухы шат булсын иде, – диде директор урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10