ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар кызы-2017" бәйгесенең Татарстан финалында 11 кыз көч сынаша – исемлек

20 сентябрь 2017, 18:53

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында "Татар кызы" бәйгесенең сайлап алу турлары башланды.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан буенча финалы башланып китте. Финалда Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы көч сынашачак.

Финалда катнашучылар:
- Инзилә Шәрәфуллина, Апас районы;
- Ләйсән Мусина, Теләче районы;
- Миләүшә Зарипова, Лаеш районы;
- Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе районы;
- Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
- Разилә Хәсәншина, Чистай районы;
- Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй районы;
- Гөлназ Хәмитова, Азнакай районы;
- Лиана Антонова, Сарман районы;
- Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
- Гөлназ Гатина, Чирмешән районы.

Татарстан буенча финалда мәртәбәле жюри 2017 ел гүзәленнән тыш катнашучыларны түбәндәге номинацияләрдә бүләкләячәк:
- “Иң камил кыз”;
- “Иң зирәк кыз”;
- “Иң сөйкемле кыз”;
- “Иң нәзәкатьле кыз”;
- “Иң гүзәл кыз”;
- “Иң илһамлы кыз”;
- “Иң серле кыз”;
- “Иң нурлы йөзле кыз”;
- “Иң сәләтле кыз”;
- “Иң җитез кыз”;
- “Иң тырыш кыз”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10