ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Марат Әхмәтов: Татарстанда 70 мең тонна тирәсе карабодай чималы көтелә

20 сентябрь 2017, 18:18

Карабодайның гектар уңышы 14-15 центнер тирәсе чыга.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 70 мең тонна тирәсе карабодай чималы булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Быел үзебезнең 60 мең тонна карабодай чималы булырга тиеш дип максат куйган идек һәм моңа ирешәбез. Быел карабодай 54 мең гектар мәйданда игелде. Хәзер карабодайны җыю эше тәмамланып килә. Аның 44 мең гектары җыеп алынды, гектардан уңыш 14-15 центнер тирәсе чыга. Безнең 70 мең тонна тирәсе карабодай чималы булачак. Ул Бөгелмәдәге эшкәртү предприятиесен чимал белән тулысынча тәэмин итәчәк. Бу культура, аннан эшләнә торган ярма белән республика халкын тәэмин итүдә өзеклек булмаячак”, – дип белдерде министр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10