ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять

Быел Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула

20 сентябрь 2017, 13:48

Бу тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Милли музее зур күргәзмә әзерли.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Милли музее инкыйлабка багышланган зур проект әзерли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееннан хәбәр иттеләр.
 
Революция Россия язмышында гына түгел, ә бөтен җир шарына йогынты ясаган. Тарих битләрендә саллы урын алган дәвергә нисбәтле экспонатлар Татарстан Милли музеенда да саклана. Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казанда узган канлы вакыйгаларның шаһиты булган документлар, фото-сурәтләр, Совет хөкүмәтенең беренче елларында кулланышта йөргән әйберләр белән якыннан Милли музейда танышырга мөмкин булачак. Музей сайтында кайбер революционерларның шәхси әйберләре һәм сирәк экспонатлар да урнаштырылган. 
Тарих битләреннән: 1917  елның сентябрь аенда Сөембикә манарасыннан Россия империясе гербы (1730 елда гамәлгә кергән ике башлы бөркет рәсеме төшерелгән) алып ташлана.
Бу фотода Мөселман хәрби бюросы әгъзалары. Нәкъ менә алар гербны алуда катнашкан. Алар арасында  Х.Ибраһимов, Г.Исмәгыйлов, И.Зәйнуллин, З.Минһаҗетдинов һ.б. 1957 елда әлеге фотоны  Х. Ибраһимов музейга (сулдан беренче) тапшырган була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10