ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Хәвеф-хәтәр

Апас районында йорт сүткәндә бер ир плитә астында калып һәлак була

19 сентябрь 2017, 17:58

Фаҗига Апас бистәсенең Яшьләр урамындагы 34нче номерлы йортны сүткәндә була.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Апас районында 29 яшьлек ир кеше түшәм плитәсе астында калып һәлак була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Апас бистәсендә бер ир өстенә түшәм плитәсе төшү турында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хәл Яшьләр урамындагы 34нче номерлы ике катлы йортны сүткәндә килеп чыга. 

Фаҗига булган урынга 106нчы номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре, 1нче номерлы зона эзләү-коткару төркеме коткаручылары, медицина хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10