ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган

19 сентябрь 2017, 16:33

Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы бәрдергәннән соң, реанимация бүлегендә 19 яшьлек кыз вафат булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә «КИА Рио»ны идарә итүче 30 яшьлек хатын-кыз Гвардейская урамында урнашкан 37/17 йорт каршында җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 19 яшьлек кызны бәрдергән.

Кызның баш мие имгәнгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Татар-информ»га Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә, кыз авыр җәрәхәтләр нәтиҗәсендә вафат булган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге кыз Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булган, Казанга Буадан килгән. Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

«Татар-информ» чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында «КИА Рио» машинасын идарә итүче хатын-кызның йөртү таныклыгын куллану вакыты чыккан булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10