ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Хәвеф-хәтәр

Экстремистик әдәбият алып кайтучы ир-ат Казан аэропортында тоткарланган

19 сентябрь 2017, 13:47

Әлеге 75 яшьлек казанлы Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку–Казан рейсы белән кайтып төшкән.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Казан аэропортында таможня тикшерүе вакытында Татарстанга Бакудан кайткан пассажирлар арасында булган 75 яшьлек казанлыда экстремистик әдәбият табылган, дип җиткерә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.

Ир-ат йөгендә дүрт китап табылган. Басмалар “Ислам фәннәре” сериясеннән булган. Әль-Мөбаракфури Сафи ар-Рахман авторлыгындагы ике китап “Жизнь пророка, да благословит его Аллах и да приветствует” дип аталаган һәм тагын Салих ас-Сухейм авторлыгындагы икесе “Основы веры в свете Корана и Сунны” булган. Әлеге китаплар экстремистик материаллар федераль исемлегендә, алар Россия Юстиция министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку аша кайткан. Китапларны ул сатып түгел, Мәккәдә түләүсез китаплар яныннан алган.

Ике китап та экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелгәнгә, таможня кануны нормалары нигезендә, аларны Евразия икътисади берлеге территориясенә кертү тыелган. Тоткарланучыга карата “Декларацияләнмәгән яисә дөреслеккә туры килмәгән дәрәҗәдә декларацияләнгән товарлар” һәм “Евразия икътисад берлеге территориясенә яисә Россиягә тыелган яки чикләнгән товар кертүне сакламау” маддәләре буенча административ эш кузгатылган.

Хаҗ алдыннан Татарстан таможнясы максатчан рәвештә хаҗга баруны оештыручы тур-оператор һәм хаҗга баручылар төркеме җитәкчеләре арасында аңлату эшләре алып барган. Таможня хезмәткәрләре нәкъ менә бушлай таратыла торган әдәбият арасында экстремистик китаплар булу мөмкинлегенә аерым игътибар бирү кирәклеген җиткергән булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10