ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда кайбер немец компания җитәкчеләре белән очрашты

19 сентябрь 2017, 12:00

Татарстан Президенты Бавария башкаласында ике көнлек эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мюнхенда кайбер немец компания җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Бавария башкаласына ике көнлек визиты кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президентының эшлекле иртәсе “Кнорр-Бремзе” компаниясе күзәтчелек советы рәисе Хайнц Тиле белән узды.

Рөстәм Миңнеханов Хайнц Тилега Татарстанда озак еллар корпорация эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Искәртеп үтик: “Кнорр Бремзе КАМА” җәмгыяте Чаллыда 2007 елдан бирле барабан тормозлары, һава киптергеч һәм башка төр продукция җитештереп килә.

Хайнц Тиле, Татарстан делегациясен сәламләп, “Кнорр Бремзе КАМА” проекты үсешеннән канәгать булуын һәм Татарстанның инвестицияләр өчен бик әйбәт урын булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов бүген көннең беренче яртысында “KGAL” һәм “Thunderbolt Partners” инвестиция компаниеләре җитәкчеләре Франсис Лувар, Герт Вальтенбауэр һәм “Thunderbolt Partners” партнеры Толга Танис белән очрашты.

Соңрак Татарстан Президентының “Linde AG“ Президенты һәм компаниянең генераль директоры Альдо Беллони белән очрашуы узды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10