ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Казанда металл корылманың балалар өстенә килеп төшүе буенча башлангыч тикшерү үткәрелә

19 сентябрь 2017, 11:38

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда балалар өстенә металл конструкция килеп төшү факты буенча башлангыч тикшерү ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

2017 елның 16 нчы сентябрендә Химиклар мәдәният сарае янындагы “Сосновая роща” паркында “Игелекле Казан” бәйрәмендә 2004-2005 елгы балигъ булмаган өч бала өстенә бәйрәм баннеры урнаштырылган металл корылма килеп төшә. Моңа көчле җил сәбәп булгандыр дип фаразлана. Олылар күреп алып, тиз арада балаларны баннер астыннан чыгара. Укучылар төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча республика буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра башлаган. Шушы хәлне китереп чыгарган барлык фактлар ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10