ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Фән һәм мәгариф

КФУда түләүсез татар теле курсларына язылучыларның 70 проценты - хатын-кызлар

19 сентябрь 2017, 10:19

Казан университетында өч айлык түләүсез татар теле курслары эшли башлады.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университетында (Татарстан ур., 2) түләүсез татар теле курслары башланды. Алар өч ай дәвамында бара һәм 15 декабрьдә КФУ сертификатларын тапшыру белән төгәлләнә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Курсларга язылучыларның 70 проценты - хатын-кызлар. Татар телен өйрәнүчеләрнең иң күбесе студентлар – алар 150ләп кеше. Шулай ук 30лап мәктәп укучысы һәм 30дан артык пенсионер бар.

Алар арасында төрле һөнәр ияләре: адвокатлар, хисапчыларр, инженерлар, тәрбиячеләр, табиблар, предприятие җитәкчеләре, өй хуҗабикәләре, галимнәр, фотографлар, фрилансерлар, экскурсия алып баручылар, хореографлар һ.б. 

Курсларга 20дән артык чит ил кешесе – АКШ, Болгария, Иран, Төркия, Германия, Казахстан гражданнары йөрергә ниятли. Аларның күбесе- студентлар һәм укытучылар.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, барлыгы 10–12 төркем булачак. Аеруча татар телен башлангыч дәрәҗәдә (А1) өйрәнергә теләүчеләр күп.

Искәртеп үтик, КФУда түләүсез татар теле курслары 2012 елдан эшләп килә. Югары квалифицияле укытучылар шимбә-якшәмбедән тыш һәр көнне 17дән 21 сәгатькә кадәр онлайн-мәктәп укучылары белән тере сөйләм теле дәресләре алып бара. Һәр дәрес 45 минут бара.

Татар телен өйрәнү өчен онлайн-мәктәпкә теркәлергә теләүчеләр 22 сентябрьгә кадәр әлеге электрон адрес аша мөрәҗәгать итә ала: anatele06@gmail.com. Белешмәләр өчен телефон: 221-34-36.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10