ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда Октоберфест фестивале белән танышты

19 сентябрь 2017, 09:09

Ел саен әлеге чарага Германиядән генә түгел, ә башка илләрдән дә 6 миллион турист җыела.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вакыйга туризмының дөньяда иң уңышлы чараларының берсе - Октоберфест фольклор фестивалендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итүче як чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне уздыру мәйданы белән танышты. Чараны Тереза болынында уздыралар. Бәйрәмдә күп санлы чатырлар һәм төрле аттракционнар урнаштырыла.

Ел саен әлеге чарага Германиядән генә түгел, ә башка илләрдән дә 6 миллион турист җыела. Әлеге фестивальдә бары Мюнхен сыра җитештерү компанияләре генә катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез: кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария башкаласы Мюнхен шәһәренә (Германия Федератив Республикасы) ике көнлек эш сәфәре белән килде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10