ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 сентябрь 2017, 21:00

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мюнхенга килде, танылган татар драматургы Ризван Хәмидне соңгы юлга озаттылар, урып-җыю тәмамлану алдында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре белән килде./ Татарстан Президентын аэропортта Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

 

Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек./ Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган.

Ризван Хәмидне татар драматургиясенең эталоны дисәм, каршы килмәсләр – Данил Салихов./ Татар драматурглары үз остазлары булган Ризван Хәмидне соңгы юлга озаттылар.


Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты./ 20 сентябрьдә Кәламе шәриф Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылачак.
 

Исламда дини агымнар һәм секталар турында тирән мәгълүмат бирә торган курслар ачылды./ Курсларның максаты – төрле дини агымнарның бер-берсеннән аерылып торган яклары турында сөйләү.
 

Сара Садыйкова җырларыннан торган яңа китап чыкты./ “Биби Сара моңнары” дигән җыентыкта композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10