ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Икътисад

Казанда зиратларны карап тотуга 1,8 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр

18 сентябрь 2017, 19:44

Шәһәр бюджетыннан бүленгән акча 34 зиратны карап тотуга китәчәк.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Казанда зиратларны карап тору 1,8 млн сумга төшәчәк. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Зиратларны карап тору буенча тендерны шәһәрнең Сатып алу һәм көндәшлек сәясәте буенча дирекция игълан иткән. Финанс чыганагы – Казан бюджеты.
Басылган исемлек нигезендә сүз Арча, Киндери, Самосырово, Мөселман зиратларын һәм башкаларны да кертеп, 34 зират турында бара.

Югарыда күрсәтелгән бәягә карны кул һәм механик көч белән чистарту, зират территорисендә каберлекләр чистартылгач калган чүпләрне чыгару, начар хәлдәге агачларны кисү каралган.

Башкаручы электрон аукцион ярдәмендә 2 октябрьдә билгеләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10