ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

"Татар-информ"да Казандагы "Театр блогеры мәктәбе" турында сөйләячәкләр

18 сентябрь 2017, 14:23

Чарага гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 18 сентябр, «Татар-информ»). 19 сентябрь көнне, сәгать 14.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Театр блогеры мәктәбе" проекты башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак. Казанлыларга заманча театрны аңларга өйрәтеп булачакмы һәм нинди алымнар белән театрга игътибарны җәлеп иттерәчәкләр - бу хакта журналистларга «Театр блогеры мәктәбе» проекты оештыручысы, театр тәнкыйтчеләре ассоциациясе (Мәскәү) координаторы Глеб Ситковский, театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театр актеры Фәнис Җиһаншин сөйләячәк.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.

Гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша аккредитацияләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10