ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Мәдәният

Сара Садыйкова җырларыннан торган яңа китап чыкты

18 сентябрь 2017, 13:52

“Бибисара моңнары” дигән җыентыкта композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын ала.

 (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 әсәре тупланган яңа китап чыкты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская хәбәр итте.

“Бибиcара моңнары” дип аталган китап, әнкәйнең әсәрләре кергән ноталы сигезенче басма, - ди Әлфия Айдарская. – “Бибиcара моңнары” китабының кереш өлешенә әнине юксынып язган шигыремне дә урнаштырдым. Әнкәй халык арасына чыкканда, баш түбәсенә калфак тагып чыга торган иде бит. Калфак киеп төшкән фотосы да китапны  бик матур гына бизәп тора. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм 1976 елда әнигә атап шигырь язган. Шигырендә ул әнине “Биби Сара” дип атый. Әнинең чын исеме Бибисара булган бит. Менә яңа чыккан китапны да шул исем белән атарга карар кылдым”. 

Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания”дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы - Әлфия Айдарская бүгенге көнгә кадәр өйрәнә. Моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10