ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Җәмгыять

Анна Кузнецова балаларына прививка ясатудан баш тарткан ата-аналарны "җәзалауга" каршы

18 сентябрь 2017, 13:34

Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, әгәр ата-ана авырган бала белән утырмыйча, эшкә чыкса, балалар тиешле кайгырту күрмәяәчәк, бу алар өчен зыян гына булачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Сәламәтек саклау министры Вероника Скворцованың вакцина ясатудан баш тарткан ата-аналар өчен больничный түләү тәртибен үзгәртү тәкъдимен тәнкыйтьләп чыккан. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Прививка ясатмаган ата-аналарны түләнмәгән больничныйлар белән җәзалау тәкъдиме белән килешә алмыйм. Соңгы нәтиҗәдә, әгәр ата-ана авырган бала белән өйдә утырмыйча, эшкә чыкса, балалар тиешле кайгырту күрмәячәк, бу алар өчен зыян гына булачак", - дип язган Кузнецова фейсбук битендә.

"Иң мөһиме: җәзалау - сәламәтлек турында кайгырту булып тормый. Бу вакытында табиб чакырмыйча, үз балаларын мөстәкыйль рәвештә дәвалаучыларның саны артуга китерәчәк ", - дип белдергән Кузнецова.

"Әлеге тәкъдим гамәлгә ашыруга кадәр барып җитмәс дип ышанам ", - дигән вәкаләтле вәкил.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10