ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Фән һәм мәгариф

Татарстаннан алты укытучы «Мәктәп директоры - 2017» бәйгесе финалына чыккан

18 сентябрь 2017, 12:25

Финал Мәскәүдә 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан алты укытучы «Мәктәп директоры - 2017» Бөтенроссия бәйгесе финалына чыккан, дип хәбәр итә ярышны оештыручылар.

Финалистлар арасында Казанның 177 нче лицей директоры Илдар Имамов, Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей директоры Тимербулат Сәмирханов, Казанның 85 нче мәктәп директоры Ренат Хәйбуллин, Казанның 132 нче мәктәп директоры Ольга Осипова, Яр Чаллының 15 нче мәктәп директоры Елена Якупова һәм Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры Шамил Закиров бар.

Искәртеп узыйк, «Мәктәп директоры - 2017» Бөтенроссия бәйгесе быел 1 мартта башланган иде.

Икенче ел рәттән чараны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сентябрь» нәшрият фирмасы оештыра.

Бәйгенең финалы Мәскәүдә 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10