ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Республикадагы беренче экология сыйныфы өчен гамәли дәрес узды

18 сентябрь 2017, 10:43

Булачак табигать сакчылары Татарстанның Табигать тарихы музеенда булды.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Республикадагы беренче экологик сыйныф укучылары Табигать тарихы музеенда булды. Табигать турында күчмә дәресне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Беренче сыйныф балалары Җирнең геологик тарихын өйрәнде, уникаль минераллар коллекциясе белән танышты, палеонтологик казу эшләрендә катнашты, динозаврлар турында мультфильмнар карады. Киләчәктә аларны Казан зоопаркына, Идел-Кама тыюлыгында экология буенча гамәли чаралар көтә.

"Беренче экологик сыйныф" проекты Татарстанда Казанның 3нче гимназиясендә эшли башлады. Ул Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының республикада экология һәм җәмәгать киңлекләре елы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә әлеге идарәнең матбугат хезмәте.
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10