ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять

Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин

18 сентябрь 2017, 09:19

Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә,  баласы авырган ата-аналарга министрлыкта “больничный” түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.

Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.

“Без ата-аналарга турыдын-туры тәэсир итә алмыйбыз. Әмма, Социаль иминиятләштерү фонды белән килешеп, ниндидер, аерым алганда матди яктан йогынты ясау механизмын уйлаячакбыз”, - ди Скворцова.

Бу очракта ул "ата-аналар гаебе белән бала авырган очракта, вакытлыча эшли алмаган өчен түләү башкаларныкыннан аерылырга тиеш", дигәнне күзаллавын җиткерә.

Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, башка бер генә илдә дә вакцина сыйфатын Россиядә тикшергән кадәр тикшермиләр. “Без вакцинаны барлык балаларга кадыйбыз, һәм шул рәвешле тулы бер буынның авыруларга каршы тору сәләтен ныгытабыз, - дип аңлата министр. – Привика ясаганнан соң ниндидер тискәре күренешләр бик сирәк күзәтелә”.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10