ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Зәйдә күп итеп мал асраучылар шактый

18 сентябрь 2017, 03:00

Минһаҗевлар күпләп ат асрый.

(Зәй, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары").  Шыкмай – район үзәгеннән ерак урнашкан авылларның берсе. Түбән Биш җирлегенә караган әлеге авыл табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Бакча башыннан болын-кырлар, таулар, тау итәгеннән исә урманнар башлана. Аның халкы элек-электән күпләп мал-туар асраган, иркен, мул тормышта яшәгән. Бүгенге көндә дә биредә күп итеп мал асраучылар шактый. Нурзия белән Назим Минһаҗевлар – шундыйлардан. Авылга кайтып төпләнеп, беркем ярдәменә таянмыйча, ныклы хуҗалык белән яши алар.

Нурзия - Тукай районы Суыксу авылыннан, Назим исә Шыкмай егете. Алар гаилә корып, Магадан якларына эшкә китәләр. Биредә уллары Азат белән кызлары Альбина туа. Туган җир аларны ераклардан үзенә ымсындырып тора. Назимның әти-әнисе дә авылга яшәргә кайтыгыз, дип үгетли үзләрен. Шулай итеп, Минһаҗевлар авылга кайтырга ниятлиләр.

- Әти үзенең “Зил” машинасы белән безне Магаданнан авылга кадәр алып кайтты. Мин ул вакытта 7нче класста укый идем. Магаданнан Шыкмайга 40 көн кайтканны хәтерлим, - ди Альбина.

Минһаҗевлар авылга кайтып, йорт сала, каралты-кура булдыра. Йортлары тау итәгенә терәлеп салынган, мал-туар асрау өчен болын-кырлар якын. Нурзия - фермада сыер савучы, Назим ферма мөдире булып эшли. Фермада эш беткәч, Нурзия мал-туар асрауга керешә, гаилә башлыгы исә Чаллыга йөреп эшли. Бүгенге көндә исә алар икесе дә лаеклы ялда, күп итеп ат, сарык тоталар. Чабышкы аты да бар хуҗаның. Токымлы кәҗәләре исә күпләп сөт бирә. Нурзия белән Назимга йорт эшләре, мал-туар асрауда уллары Азат булыша. Сарыклар бер авыл көтүе кадәр бар, Азат аларны иртән һәм кичен урман итәгенә алып чыгып көтә. Атларны, аеруча колыннарны ярата, алар турында озаклап сөйли. Атларын башлата килеп алалар икән.

Быел Минһаҗевлар Корбан бәйрәме алдыннан ике дистәдән артык корбанлык мал сатканнар. Күп итеп бәрәңге үстерәләр, бәрәңге уңышы ярыйсы булган. Гаилә башлыгы ат чанасы, ат җигү өчен кирәк-яраклар да ясый.

Печән әзерләргә алар җәй башында ук керешкәннәр. Чаллыда яшәүче Альбина да тормыш иптәше белән кайтып булыша үзләренә.

- Җәй буе терлекләргә печән әзерләдек. Азык җитәрлек булыр, ахры, фуражны исә сатып алабыз, - ди Нурзия.

Шулай итеп, Минһаҗевлар иртә таңнан караңгы төшкәнче эштә. Эш исә кешене чыныктыра, исәнлек кенә булсын.

-Тырыш гаилә, шундый булганнар авыл, җирлек йөзен билгели дә инде, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10