ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор Согуд Гарәбстанында коронавирус турында кисәтә

17 сентябрь 2017, 11:17

Согуд Гарәбстанында респиратор синдромы таралуы хәбәр ителә һәм ялга баручы Россия кешеләренә бу хакта истә тотарга киңәш ителә.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Согуд Гарәбстанында респиратор синдромы (коронавирус) MERS-Co-V кабынып китүе турында хәбәр итә һәм ял итәргә баручы Россия кешеләренә бу хакта истә тотарга кирәклеген җиткерә, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми мәгълүматларына караганда, Согуд Гарәбстанында 13-30 август көннәрендә коронавирус белән чирләүнең 12, шул исәптән 2 үлем очрагы теркәлгән”, – дип хәбәр ителә Роспотребнадзор сайтында.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми мәгълүматлары буенча, дөнья буйлап 2079 очрак лаборатория нәтиҗәләре ярдәмендә расланган, шуның 722се үлем очрагы.

"Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте әлеге инфекцияне Россия территориясенә кертмәү буенча чаралар күрә. Роспотребнадзор сәяәхәткә җыенганда боларны күздә тотарга чакыра”, – диелгән идарә тармагы хәбәрендә.

Искәртеп үтик, Якын Көнчыгыштагы респиратор синдромы булган коронавирус (БВРС-КоВ/MERS) Согуд Гарәбстанында 2012 елның сентябрендә барлыкка килгән һәм Персия култыгы, Көньяк Корея, Таиланд илләрендә һәм башка кайбер дәүләтләрдә таралган. Башлангыч стадиясендә аның аерым симптомнары юк. Иммунитетлары көчсез, үпкәләрендә хроник авыру булган, шикәр чиреннән интеккән һәм бөерләре авыртучан кешеләргә йогу ихтималы зур. Вирустан әлегә вакцина юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10