ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә эш сәфәре белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булып китте

16 сентябрь 2017, 02:00

Аның килүенең төп максаты район үзәк дәваханәсенең элеккеге терапия бүлеге урнашкан бинада узгәртеп кору эшләренең барышы белән танышу иде.

(Зәй, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйдә эш сәфәре белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булып китте. Аның килүенең төп максаты район үзәк дәваханәсенең элеккеге терапия бүлеге урнашкан бинада узгәртеп кору эшләренең барышы белән танышу иде, дип яза җирле басма.

Уникаль проект буенча бинаны балалар дәваханәсе итеп үзгәртеп кору тулы куәткә бара һәм республика бюджетыннан финанслана. Шунысы игътибарга лаек, бина капиталь төзекләндерүдән тыш, барлык төр заманча медицина җиһазлары һәм мебель белән дә тәэмин ителәчәк. Биредә демонтаж эшләре тәмамланып, төрле коммуникация челтәрен сузу, урнаштыру кебек иң мөһим эшләр дә төгәлләнеп килә. Объектта 70кә якын кеше хезмәт куя. Эш график нигендә бара. Министр район башлыгы Разиф Кәримов, шулай ук төзекләндерүне алып баручы подряд оешмалары җитәкчеләре, үзәк дәваханә җитәкчелеге белән берлектә эш барышы белән танышты, алар белән киңәшмә үткәрде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10