ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында трактор пассажиры һәлак булган

15 сентябрь 2017, 15:15

Трактор йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качкан.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр.

Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килә.

Һәлакәт аркасында 59 яшьлек пассажир вафат була. 48 яшьлек трактор йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре эзләү эшләре алып бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10