ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда прокуратура 37 интернет-сайтны япкан

15 сентябрь 2017, 14:11

Әлеге порталларда законсыз миграция хезмәтләре тәкъдим ителгән.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстан прокуратурасы суд нигезендә 37 интернет-сайтны яптырган. Әлеге порталларда законсыз миграция хезмәтләре тәкъдим ителгән. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Республиканың барлык прокуратура органнары интернет мониторингында законсыз миграциягә ярдәм итүче хезмәтләр күрсәтү турындагы 122 сайтны ачыклаган. Шулай ук социаль челтәрләрдә Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алу максатыннан акчалата бүләк хисабына мигрантлар белән фиктив никах тәкъдим итүче төркем ачыкланган.

Уфа прокуратурасы интернетта Уфа һәм Чишмәдә “резина фатирларга” чит ил гражданнарын теркәү хезмәтен рекламалаучы сайт тапкан. Документларны теркәү 10нан 15 мең сумга кадәр булуы ачыкланган.

Республиканың прокуратура органнары суд нигезендә 122 сайтта урнаштырылган мәгълүматны тыелган дип тануны һәм аларга керү мөмкинлеген чикләүне таләп иткәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10